Дәүләт Думасына азкатлы төзелешне стимуллаштыру турында закон проекты кертелде

2009 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
2009 елның 2 сентябрендә Дәүләт Думасына “Торак коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты һәм “Торак коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон,  «Күп фатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану турында” Федераль закон кертелде.
Әлеге закон проекты нигезендә гражданнарны аварияле торактан азкатлы йортларга күчерү өчен ТКХ Фонды акчалары хисабыннан финанс ярдәме күрсәтү юлы белән азкатлы төзелешне стимуллаштыру чараларын кертү тәкъдим ителә. 
Шулай итеп, мәсәлән, закон проекты нигезендә азкатлы төзелеш өчен җир кишәрлекләрен бушка бирү каралган.  Җир кишәрлекләрен бушка бирү 1 м2 азкатлы торак бәясен төшерергә ярдәм итәчәк..
Шулай ук закон проекты нигезендә аварияле торактан күчерү программасы чараларын бирү үзенчәлекләре билгеләнә: финанслауны алу өчен РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр башкарырга тиеш булган шартлар исемлеген кыскарту тәкъдим ителә.
Закон проекты муниципаль контракт бәясе буенча чикләү билгели. Чикләү төзү өчен муниципаль берәмлек тарафыннан заказ урнаштырыла торган йорттагы 1 м2  торак биналар бәясеннән чыгып  формалаша. Әлеге бәя 1 м2  РФ Төбәк үсеше министрлыгы тарафыннан билгеләнә торган азкатлы торакны төзегәндә торак бинаның 1 м2 гомуми мәйданының иң чик бәясеннән артмаска тиеш.
Әлеге закон проектының тагын бер мөһим тәкъдиме булып 185 –ФЗ нигезендә билгеләнгән күп фатирлы йортларны аварияле дип тануның иң чик вакытын юк итү тора – 2007 елның 1 гыйнвары. 
Закон проекты төбәкләрдә гражданнарны аварияле торактан азкатлы йортларга күчерү программаларын гамәлгә ашыруны тизләтү өчен төзелеше әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында башкарылачак торак йортлардагы торак урыннарга милек хокукын барлыкка китерү һәм күчерүне дәүләт теркәвенә алуның кыскартылган вакытларын билгели.
Әзерләнгән закон проекты 2009 елның көзге сессиясе вакытында Дәүләт Думасы тарафыннан каралырга мөмкин.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International