Депутатлар АГҖМИ турындагы законга төзәтмәләр тәкъдим итәләр

2009 елның 4 сентябре, җомга
Депутат Сергей Иванов һәм Игорь Лебедев “Транспорт чаралары хуҗаларының граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында” ФЗ 15 статьясына үзгәреш кертү хакында” Федераль закон проектын әзерләделәр һәм Дәүләт Думасына керттеләр.
РФ юл хәрәкәтенең Гамәлдәге Кагыйдәләре нигезендә транспорт чарасын йөртүченең үзе белән милиция хезмәткәрләренә күрсәтү өчен транспорт чарасына ия булу, файдалану һәм идарә итү хокукын раслаучы документы (башка документлардан тыш) булырга тиеш. Документның мәҗбүри формасы закон нигезендә билгеләнмәгән. Әлеге документлар булып гражданнар өчен – гади яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе, ә юридик затлар өчен – юридик зат мөһере белән расланган ышаныч кәгазе яки юл кәгазе санала.
Закон чыгаручылар “Транспорт чаралары хуҗаларының граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында” ФЗ 15 статьясындагы 2 өлеше нигезендә транспорт чарасы хуҗасы АГҖМИ килешүен төзегәндә әлеге транспорт чарасын йөртү хокукын биргән затларны күрсәтергә тиеш.
Килешүне төзегәндә транспорт чарасы хуҗасына әлеге транспорт чарасын йөртергә хокуклы затлар турындагы мәгълүмат булган иминият полисы бирелә. Иминият полисы транспорт чарасын йөртүчедә булырга тиешле мәҗбүри документлар исемлегенә керә.
Гади яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе машина белән идарә итү вәкаләтләрен раслау өчен ирекле рәсмиләштерү документы булып калачак, ләкин ул дәүләт техник тикшерүен узу, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, иминият килешүен төзү, агрегатларны алыштыру, чит илгә чыгу максатлары өчен, шулай ук транспорт чарасын йөртү хокукы бирелгән затларга карата иминият килешүен төзегән очракта мәҗбүри булачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International