Машинаны эвакуацияләү һәм штраф стоянкада беренче көн саклау түләүсез булачак

2009 елның 5 сентябре, шимбә
Йөртүчеләр машинаны эвакуацияләгәннән һәм штраф стоянкага алып киткәннән соң кире кайтару өчен акча түләргә кирәклеге турында якыннан таныш. РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 28 августындагы карары нигезендә транспорт чарасын тоткарлау, стоянкага урнаштыру, саклау, шулай ук эксплуатацияләүне тыю Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
Хәзер машинаны эвакуацияләгән һәм махсус стоянкада беренче көн саклаган өчен түләргә кирәк түгел. Элек машина хуҗасы стоянка хезмәтләренең беренче 3 сәгатеннән түләсез файдалана ала иде, ә транспортировка түләүле иде.
Охшаш карар РФ Югары Судының машинаны махсус стоянкада беренче көн саклаган һәм транспорт чарасын әлеге стоянкага алып килкән өчен түләтүне күздә тотучы кагыйдә нормаларының көчен югалтуын тануы белән бәйле.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International