Салым түләүчеләргә ФЗКС буенча салым түләвен икеләтелгән күләмдә бирү турында

2009 елның 7 сентябре, дүшәмбе
РФ Финанс министрлыгының Салым һәм таможня-тариф сәясәте  департаментының 2009 елның 18 августындагы хаты нигезендә карамакларында бала (балалары) булган салым түләүчеләргә ФЗКС буенча стандарт салым түләве икеләтелгән күләмдә бирелә.
ФЗКС буенча икеләтелгән салым түләве ата-ананың берсенә генә бирелә. Әлеге статусны ата-ананың берсе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта кулланырга ярамый.
РФ Салым кодексы нигезендә билгеләнгәнчә, ата-ананың икесе дә билгеле шартларда икеләтелгән салым түләвен алырга хокуклы. Сүз бала-инвалид яки көндезге бүлектә укучы, аспирант, ординатор, I яки II группа инвалиды булган 24 яшькә кадәрге студент ата-ана карамагында булу очраклар турында бара. Ата-ананың берсен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү фактына карамастан.
Ата-ананың берсе салым түләвеннән баш тарткан очракта икенчесе аның өлешеннән дә файдалана ала. Моннан тыш, салым түләвеннән аңа хокукың булган очракта гына баш тартырга мөмкин.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International