Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында

2009 елның 8 сентябре, сишәмбе
РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 20 августындагы карары нигезендә дәүләт контроле (күзәтүе) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан контроль чараларын үткәрүгә җәлеп ителүче гражданнарны һәм оешмаларны аккредитацияләү кагыйдәләре расланды.
2009 елның 1 маенда “Дәүләт контролен (күзәтүен) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыруда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында” Закон үз көченә керде.
Закон нигезендә контроль (күзәтү) органнары тикшерү үткәрүгә кирәк вакытта экспертларны һәм эксперт оешмаларны җәлеп итәләр. Гражданнар һәм оешмалар әлеге статуска ия булу өчен аккредитацияләнергә тиешләр.
Шуның белән бәйле рәвештә тикшерүләр уткәрүгә җәлеп ителүче гражданнарны һәм оешмаларны аккредитацияләү процедурасы билгеләнгән.
Аккредитацияләүне контроль (күзәтү) органнары гамәлгә ашыра.
Аккредитацияләнергә теләүче гражданнар һәм оешмаларга таләпләр куелган. Аерым алганда, гражданның урта яки югары һөнәри белеме һәм алдан билгеләнгән эшчәнлек төре буенча 5 елдан да ким булмаган хезмәт стажы булырга тиеш. Оешма штатында шундый ук белемле һәм хезмәт тәҗрибәсе булган 5 белгеч булырга тиеш.
Аккредитацияләү буенча органга тапшырыла торган документлар исемлеге ныгытылган.
Аккредитацияләү турындагы шәһадәтнамәне бирүдән баш тарту нигезләмәләре, шәһадәтнамәне бирү, яңадан рәсмиләштерү, туктатып тору, торгызу, гамәлдән чыгару, юкка чыгару тәртибе билгеләнде.
Шәһадәтнамә 5 елга бирелә.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International