Ана капиталын торак төзелешенә салучы гражданнар хокукын яклау турында

2009 елның 8 сентябре, сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасында гражданнарны социаль ипотека торагы белән тәэмин итү турында” Максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында квартираны займ буенча залогка бирүдә гражданнар хокукын теркәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Сүз ана капиталын торак төзелешенә салучы гражданнар хокукын яклау турында барды. Мәсьәләне хәл итүдә ТР Прокуратурасы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, ТР Муниципаль берәмлекләре советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Федераль теркәү хезмәте һәм ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.  
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан карар кабул ителде: ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә  процедураны гадиләштерү һәм квартираны займ буенча залогка бирү ризалыгы белән бәйле мәсьәләләрне опека һәм попечительлек органнары тарафыннан карау вакытларын кыскарту максаты белән муниципаль берәмлек башлыкларына карата мөрәҗәгать әзерләүне тапшыру.   
Киңәшмәне ТР юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International