"Бердәм Россия" бюрократиягә интернет-сугыш игълан итәчәк

2009 елның 9 сентябре, чәршәмбе
“«Бердәм Россия» партиясе бюрократия белән көрәшкә юнәлдерелгән «Барьерам.net» интернет-проектын  чыгарырга ниятли”,- дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
“Инициатива март ахырында партиянең югары һәм генераль советлары утырышында хупланган иде”,- дип хәбәр итте “Бердәм Россия”нең югары советы рәисе Борис Грызлов РФ Президенты белән очрашуда.
Сайтта «Нәрсәнедер килештерергә кирәк булган төрле хезмәтләр камилләшкән форматта тәкъдим итә торган бюрократик киртәләр” турында мәгълүмат җыелачак.
Борис Грызлов билгеләгәнчә, бүгенге көндә үк партиягә “бик кызыклы фактлар турында” хәбәрләр килә. “Без алар турында тәҗрибәне бирү сыйфатында тарату өчен түгел, ә әлеге явызлык белән көрәш өчен хәбәр итәргә ниятлибез”,- диде ул.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International