Нотариаль гамәлләрне җирле администрация башлыклары тарафыннан башкару тәртибе турында Инструкциягә үзгәрешләр кертү хакында (РФ Юстиция министрлыгының 2009 елның 3 августындагы Боерыгы)

2009 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Нотариус булмаган очракта нотариаль гамәлләрне җирле администрация башлыгы яки махсус вәкаләтле вазыйфаи зат башкарырга мөмкин. Нотариат турында закон нигезләмәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә аның гамәлләре муниципаль районнарның җирле администрация башлыкларына һәм алар тарафыннан вәкаләтләнгән вазыйфаи затларга тарала. Шуның белән бәйле рәвештә нотариаль гамәлләрне күрсәтелгән субъектлар тарафыннан башкару тәртибенә төзәтмәләр кертелгән.
Элек җирле администраөияләрдә генә булган барлык хокуклар һәм бурычлар муниципаль районнарның администрацияләренә бирелде. Җирле администрация башлыклары васыятьнамә һәм ышаныч язуын расларга, нәселдәнлек мөлкәтен саклау буенча чаралар кабул итәргә, документ нөсхәләре, документлардан өземтәләр һәм имзаларның дөреслеген расларга мөмкиннәр. Нотариаль гамәлләрне башкару башлык карары нигезендә вазыйфаи затка тапшырылырга мөмкин.
Нотариаль гамәлләрне башкарганда документларда вазыйфаи зат кулы һәм җирле администрация мөһере куела. Куела торган мөһер герблы булырга тиеш.
2009 елның 31 августында РФ Юстиция министрлыгында 14646 номеры белән теркәлде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International