Татарстан Республикасы административ комиссияләре эшчәнлеге семинары

2009 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Казанда “Татарстан Республикасында административ комиссияләр: эшчәнлекне оештыруның әһәмиятле мәсьәләләре” республика семинары узды. Семинар ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының административ комиссия рәисләре һәм җаваплы сәркатибләре өчен ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Семинарда ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе М.С.Шакиров,  ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.А.Тарханова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә башкарма органнарының үзара бәйләнешен оештыру бүлеге башлыгы А.Н.Белов, ТР Президенты территорияләре белән эш идарәсенең баш киңәшчесе И.Г.Шәмсетдинов, ТР Югары суды судьясы Р.М.Нәфыйков, ТР баш суд приставы урынбасары Ф.Г.Галиханов,   юридик фәннәр кандидаты, КДУ доценты Р.И.Тарнапольский катнашты.
Семинарны ТР юстиция министры  М.М.Корманов ачып җибәрде. Ул үз чыгышында административ комиссияләр эшенең мәгънәсе һәм эшчәнлекләре нәтиҗәлелеген күтәрү кирәклеге турында сөйләде.
Чара программасына административ комиссияләр эшчәнлеген норматив-хокукый тәэмин итү турында, административ комиссияләрнең карарларын гамәлгә ашырганда барлыкка килүче проблемалы мәсьәләләр турында, административ комиссияләрнең карарларын карауга кертмәү һәм яңадан тикшерү сәбәпләре турында,ТР Казан шәһәр округында һәм Питрәч муниципаль районында административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру турында лекцияләр кертелгән иде.
Тыңлаучылар комиссия эшчәнлегенең гамәли һәм оештыру мәсьәләләре, шулай ук республикада административ комиссияләр эшчәнлеген барлыкка китерү һәм оештыруның дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны оештыру белән бер үк дәрәҗәдә кызыксындылар. 
ТР Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре тыңлаучылар өчен ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының административ комиссияләре эшен һәм эшчәнлеген оештыру буенча методик тәкъдимнәр эшләде. Методик тәкъдимнәрне семинарда катнашучыларның барысы да киләчәк эшләрендә куллану өчен алдылар.
Чара катнашучыларында чын кызыксыну хисе уятты. Чыгыш ясаучы докладчылар административ комиссияләр эшенең хокукый һәм оештыру аспектлары буенча сорауларга җавап бирделәр. Семинарны тыңлаучылар фикер алышына торган мәсьәләнең әһәмиятлелеге һәм мөһимлеген билгеләделәр һәм аны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International