“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында
2009 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Утырышта ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 17 статьясына үзгәртү кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты каралды.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 17 статьясына үзгәртү кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законын федераль законның үзгәргән таләпләре белән тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән.