Пассажир авиаташучыларга куелган таләпләр кырысланды

2009 елның 11 сентябре, җомга
Транспорт министрлыгы, соңгы елларда еш кабатлана торган авиаһәлакәтләрнең сәбәпләрен ачыклап, авиаташучыларга куелган таләпләрне яңадан карарга ниятли. Транспорт министрлыгының 2009 елның 31 июлендәге 128 номерлы боерыгы нигезендә яңа Федераль авиация кагыйдәләре расланды.
Элек кагыйдәләрдә күрсәтелгәнчә,  самолет экипажы әгъзасы һәм хезмәт күрсәтү диспетчеры вазыйфаи бурычларын исерек хәлдә башкара алмый. Яңа боерык нигезендә вазыйфаи бурычлардан азат итүнең тагын бер сәбәбе булып психоактив матдәләр куллану тора.
Линза кия торган очучының очкан вакытта үзе белән тагын бер пар линзасы булырга тиеш.
Рейс алдыннан капитан барлык кирәкле мәгълүмат белән танышырга һәм һава шартлары үзгәрергә мөмкин булган очракларда экипаж гамәлләрен алдан уйлап куярга тиеш.  
Транспорт министрлыгының 2009 елның 31 июлендәге 128 номерлы боерыгы нигезендә оча торган самолет бортында булырга тиешле документлар исемлеге ачыкланды.
Боерык рәсми басылып чыккан көненнән соң 60 көн узгач үз көченә керә. Аерым нигезләмәләр өчен гамәлгә керүнең бүтән вакытлары каралган.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International