Җир законнары таләпләрен бозган очракта җир кишәрлекләренә мөлкәт хокукларын туктату мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы

2009 елның 11 сентябре, җомга
2009 елның 11 сентябрендә ТР Дәүләт Советында  Икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе М.Г.Галиева рәислегендә җир законнары таләпләрен бозган очракта җир кишәрлекләренә мөлкәт хокукларын туктату мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.  
Әлеге утырышның төп темасы булып РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты В.В. Жириновский эшләгән “Россия Федерациясе Җир кодексы һәм Россия Федерациясе Граждан кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон хакында фикер алышу торды.  
Федераль закон проекты Россия Федерациясе Җир кодексының 44 статьясында каралган бурычларны үтәмәгән очракта җир кишәрлеге хуҗасы җаваплылыгының хокукый механизмын билгели.
Әлеге максат өчен РФ ҖК 44 статьясына хуҗа җир кишәрлеген башка затларга биргән яки хуҗа җир кишәрлегенә булган мөлкәт хокукларыннан баш тарткан очраклардан тыш җир кишәрлеген читләштерү мөмкин булган яңа нигезләмәләр (хуҗа 3 ел эчендә җир кишәрлегеннән авыл хуҗалыгы производствосы яисә торак яки бүтән төзелеш өчен файдаланмаган очракта, җир кишәрлегеннән файдалану экологик шартларны начарайтуга китерә тоган ысуллар белән гамәлгә ашырылган очракта, уйланылган җир хокукларын бозу (уңдырышлы җирне агулау, пычрату, юк итү) кылынган очракта, шулай ук җир салымын системалы рәвештә түләмәгән очракта) белән тулыландырыла торган, тәкъдим ителә торган яңа 54 статьяга сылтама булып ясала торган яңа абзац рәвешендә үзгәреш кертү тәкъдим ителә.  
Утырыш нәтиҗәләре буенчаТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында карар кабул ителде. 
Эшче төркем утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы А.А.Ощепков, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе башлыгы Ф.Э.Санатуллина, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Хокук идарәсе башлыгы Б.Романенко, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Л.И.Ибрагимова катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International