Депутатлар үги ата-ана булырга мөмкин булучы затларга карата берничә чикләү билгеләргә тәкъдим итәләр

2009 елның 12 сентябре, шимбә
Дәүләт Советы “Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм Россия Федерациясе Граждан кодексына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карауга кабул итте.   
Проект авторлары (Дәүләт Думасы депутатлары) уллыкка яки кызлыкка алырга, опекуннар (попечительләр), уги ата-ана булырга мөмкин булучы затларга карата берничә чикләүне законлы рәвештә билгеләргә тәкъдим итәләр.
Уллыкка яки кызлыкка алу вакытында Җинаять кодексының берничә статьясы нигезендә каралган алдан уйланылган җинаять өчен суд хөкеме булган затларны опекуннар, попечительләр, уги ата-ана булу хокукыннан мәхрүм итү тәкъдим ителде. Аерым алганда:
- 16 бүлек (тормыш һәм сәламәтлеккә каршы җинаять),
- 126 статья (кешене урлау),
- 127 статья (законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү),
- 127.1 статья (кешеләрне сату),
- 127.3 статья (кол хезмәтеннән файдалану),
- 18 бүлек (шәхеснең җенси кагылгысызлыгына һәм җенси ирегенә каршы җинаять),
- 20 бүлек (гаиләгә һәм балигъ булмаганнарга каршы җинаять),
- 228 статья (наркотикларны законсыз булдыру, саклау, бер урыннан икенче урынга күчерү, ясау, эшкәртү),
- 228.2 статья (наркотиклар әйләнеше кагыйдәләрен бозу),
- 229 статья (наркотикларны урлау яисә куркытып алу),
- 231статья (составында наркотик матдәләр булган тыелган усемлекләрне законсыз үстерү),
- 232 статья (наркопритоннарны оештыру яисә тоту),
- 233 статья (наркотик чараларны яки психотроп матдәләрне алу өчен рецептларны законсыз бирү яисә ясалма рецептлар ясау),
- 234 статья (сату максатлары белән көчле тәэсирле яки агулы матләрнең законсыз әйләнеше),
- 240 статья (проституция белән шөгелләнергә җәлеп итү),
- 241 статья (проституция белән шөгелләнүне оештыру),
- 242 статья (порнографик материалларны һәм предметларны законсыз рәвештә тарату),
- 242.1 статья (балигъ булмаган балаларның порнографик сурәтләре булган материалларны һәм предметларны әзерләү һәм әйләнештә тоту).
Проект авторлары фикеренчә,тәкъдим ителгән төзәтмәләр гаиләләргә тәрбияләнү өчен бирелә торган балалар куркынычсызлыгының өстәмә гарантияләрен тәэмин итәчәк.
Закон проекты палатаның 2009 елның көзге сессиясендәге эш программасына кертелгән һәм тәкъдимнәр һәм шелтәләрне әзерләү өчен Президентка, Федерация Советына, Хөкүмәткә, Федерация субъектлары хакимиятенең закон чыгару һәм югары башкарма органнарына, Иҗтимагый палатага җибәрелде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International