Үлгән кешенең якыннарына түләнә торган пенсия тупланышларын ФЗКСнан азат итәчәкләр

2009 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Дәүләт Думасы икенче укылышта Омск өлкәсенең Закон чыгару Җыены тарафыннан әзерләнгән һәм түбән палатага кертелгән “РФ Салым кодексының икенче өлешендәге 217 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын кабул итте .
Закон проекты нигезендә РФ Салым кодексының 217 статьясын 38 пункт белән тулыландырырга тәкъдим ителә. 38 пункт нигезендә шәхси счетының махсус өлешендә исәпкә алынган, үлгән кешенең якыннарына (балалары, үги балалары, ире яки хатыны, ата-анасы (үги ата-анасы), ир туганнары, кыз туганнары, бабайлары, әбиләре, оныкларына эшкә яраклылыкларына карамастан) түләнә торган пенсия тупланышларын ФЗКСнан азат итү каралган.
Закон проекты нигезендә тәкъдим ителә торган норманың социаль юнәлеше бар. Социаль юнәлеш иминиятләштерелгән зат үлгән очракта гаилә әгъзаларына (якын туганнарына) аның пенсия тупланышларын тулысынча ала алу мөмкинлеген бирәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International