Россиядә Дисциплинар суд катнашы барлыкка китерелә

2009 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Дисциплинар суд катнашын барлыкка китерү турында закон проекты пакетын РФ Дәүләт Думасы 11 сентябрьдә беренче укылышта кабул итте. ИА REGNUM Новости корреспонденты хәбәр итүенчә, махсус суд органы Югары суд һәм Югары Арбитраж суды судьялары арасыннан ике елга бер тапкыр сайлана торган алты судьядан торачак. Суд катнашы судьялар дисциплинар ярамаган гамәлләр кылган өчен вәкаләтләрен вакытыннан алдан туктату турында РФ Судьяларының югары квалификация коллегиясе һәм РФ субъектлары судьяларының квалификация коллегияләре карарларына шикаятьләрнең соңгы карарларын кабул итәргә чакырылган. "Аның карарлары соңгы булачак һәм карарларга шикаять бирелергә тиеш булмаячак”, - диде РФ Президентының Дәүләт Думасындагы вәкаләтле вәкиле Гарри Минх.
Хәзер судьяларны җаваплылыкка квалификация коллегияләре тарта. Судьяны кисәтергә яки отставкага җибәрергә мөмкиннәр. Квалификацион коллегия карарын Югары судта дәгъвалашырга мөмкин, ләкин бу бик үк дөрес түгел, чөнки ул суд хакимиятенең бер тармагын гына чагылдыра, шулай ук ул арбитраж судьялар язмышын да хәл итә.  Кабул ителә торган закон проекты суд системасы нәтиҗәлелеген һәм бәйсезлеген күтәрүгә юнәлдерелгән.
Дүрт ел эчендә дисциплинар җаваплылыкка 1498 судья тартылды, 279 судья вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат ителде, калганнарга карата кисәтүләр чыгарылды.
Дәүләт Думасы "Дисциплинар суд катнашы турында", шулай ук “Россия Федерациясендә арбитраж судлар турында” федераль конституция законының 8 һәм 13 статьяларына һәм “ Россия Федерациясенең суд системасы турында” федераль конституция законының 4 һәм 15 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын беренче укылышта кабул итте. Аның нигезендә РФ Югары Арбитраж суды пленумы Дсциплинар суд катнашы әгъзаларын РФ Югары Арбитраж суды судьялары арасыннан бюллетеньнәрне кулланып яшерен сайлау юлы белән сайлый.
Аннан тыш, “Судьяларның дисциплинар җаваплылыгы өлешендә Россия Федерациясе законнары камилләшүе белән бәйле Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплады.
Дисциплинар суд катнашы РФ Югары суды каршындагы Суд департаменты тарафыннан федераль бюджет акчалары исәбеннән финанслана торган органнар исәбенә керә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International