Кешеләргә әлеге рөхсәтне суд карары үз көченә кергәннән соң ук бирсәләр яхшырак була. Мәхрүм итү вакыты вакытлы документны биргән көннән исәпләнәчәк. Ул рөхсәтне бирмәгән һәм суд карары үз көченә кергәннән соң инспектор кулына эләккән очракта йөртүчене машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң машина йөрткән өчен җаваплылыкка тартачаклар. Ә бу 15 көнгә кадәр арест.
Инспектор йөртүченең хокукларын алмаган һәм ЮХИДИ суд карарының үз көченә кергән көненнән соң да бер ел эчендә аларны алырга уйламаган очракта хокуклардан мәхрүм итү турында карар үтәлмәскә тиеш.
Соңгы вакытларда кайбер хокук бозучылар арасында фамилия алыштыру модасы китте. Бу аларга яңадан машина йөртү хокукын алу өчен уку мөмкинлеген бирә иде. Аңлатмада әйтелгәнчә, фамилия алыштыру аларны җаваплылыктан азат итми. Ә иске машина йөртү хокуклары мәҗбүри кире бирелергә тиеш.