Юстиция министры М.М.Корманов Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында

2009 елның 15 сентябре, сишәмбе
Бүген Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. Анда юстиция министры М.М.Корманов депутатларның яңа составына ТР юстиция министрлыгының үз функцияләрен һәм бурычларын үтәү эшчәнлеге турында хәбәр итте. 
Министр үз чыгышында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты һәм Эксперт советы эшчәнлегенә аерым игътибар биреп, 2009 елга ТР Дәүләт Советында Министрлык белгечләренең закон проектлары белән эшнең Якынча планын гамәлгә ашыру эшчәнлеге турында, ТР норматив хокукый актларның бердәм банкын оештыру һәм алып бару турында, хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнеш турында сөйләде. Үз чыгышы барышында министр административ комиссияләр эшчәнлеге (белгәнебезчә, әлеге вәкаләтләр ҖИО тарафыннан башкарылуын контрольдә тотуны ТР Юстиция министрлыгы гамәлгә ашыра) һәм җирле үзидарәне территориаль оештыру һәм ҖҮО эшчәнлеген оештыру-методик яктан тәэмин итү мәсьәләләренә тукталып үтте.
Юстиция министры ТР җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин итү һәм аларның аппаратлары эшчәнлеген финанс, кадр яктан тәэмин итү, 2009-2011 елларга ТР Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның Республика программасы үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру функцияләрен башкару турында комитет әгъзаларына хәбәр итте.   
Депутатларны гражданнар мөрәҗәгате, халыкны хокукый яктырту һәм Юстиция министрлыгында кулланыла торган коррупциягә каршы чаралар белән эшне оештыру кызыксындырды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International