ТР Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс

2009 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс узды.
ТР Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 11 нче суд участогының суд утырышы секретаре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты. 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде. Сайлау нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының купчелек тавышын Сафиуллина Гөлназ Линзир кызы җыйды.
ТР Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде: 
а) ТР Актаныш районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Шәйхеразиева Рушания Рафаиль кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды. 
б ) ТР Чистай районы һәм Чистай шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 1 нче суд участогының суд утырышы секретаре. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Сизова Алинә Әнвәр кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
в ) ТР Чистай районы һәм Чистай шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 3 нче суд участогының суд утырышы секретаре. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тихонова Юлия Геннадьевна   конкурсның җиңүчесе дип танылды.
г ) ТР Тукай районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Гыймадиев Ренат Альфир улы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
д) ТР Норлат районы һәм Норлат шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче суд участогының суд утырышы  секретаре. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Слепцова Анастасия Александровна  конкурсның җиңүчесе дип танылды.  
ТР Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында Казан шәһәре Мәскәү районы җәмәгать судьясы аппаратының 4 нче суд участогының суд утырышы  секретаре вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде. Конкурста 6 кандидат катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Федотова Наталья Михайловна  конкурсның җиңүчесе дип танылды.  
ТР Буа районы һәм Буа шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче суд участогының суд утырышы секретаре вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс икенче кандидат булмау сәбәпле үткәрелмәде.  
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International