Хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнү турында

2009 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында эшче төркем әгъзалары инструктажы узды. Инструктажны Татарстан Республикасы юстиция министры – Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеме җитәкчесе М.М.Корманов һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Галимбәков алып барды.
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеменең эш планы нигезендә 2009 елның 21 сентябрендә эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасы Аксубай, Чирмешән һәм Норлат муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышын өйрәнергә керешәчәкләр.  
План-бурыч нигезендә хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы тикшерүне үткәрү максаты булып 2007-2010 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту һәм тикшерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җитешсезлекләрне юк итүдә практик ярдәм күрсәтү тора.
Эшче төркем составына ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы,ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Баш идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгы,ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре керде.
Эшче төркем әгъзалары муниципаль районнарда хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны комплекслы рәвештә: һәркайсы эшенең юнәлеше буенча, мәсьәләләрнең расланган исемлеге нигезендә өйрәнәчәкләр. Алдагы күчмә чаралар тәҗрибәсеннән чыгып Р.А.Галимбәков, билгеле муниципаль районнарда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозулар статистикасыннан файдаланып, урыннарда хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнүдә чагылдыру кирәк булган мәсьәләләргә аерым игътибар бирде. Тикшерү нәтиҗәләре Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышында төп аралашу темасы булачак.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International