Эксперт советы әгъзалары “Балалар сәламәтлегенә, физик, интеллектуаль, психик, рухи, әхлакый үсешләренә зыян китерүне кисәтү чаралары турында” Татарстан Республикасы законы проекты хакында фикер алыштылар. Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты шелтәләрен исәпкә алып эшләнеп бетерелде. Закон проекты Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе шелтәләрен исәпкә алып Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты каравына кертелде.
Эксперт советы утырышында шулай ук “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында”, “Физик культура һәм спорт турында” ТР Законының 6 статьясына үзгәреш кертү хакында”, “Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен 2010 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү өчен кирәк булган иң түбән чигенең зурлыгын ачыклау турында» ТР Законы проектлары совет әгъзалары тарафыннан тикшерелде һәм хупланды. Әлеге закон проектларына карата хокукый характердагы шелтәләр килмәде. Закон проектлары Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетына карап тикшерелү өчен җибәрелде.
“Оешмалар мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, кабат карала торган “Татарстан Республикасында социаль сәясәт турында”, “Китапханә һәм китапханә эше турында”, “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектларына карата Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе шелтәләре килде.
Югарыда әйтелгән закон проектлары турында фикер алышканнан соң ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе кисәтүләрен эшләп бетерүне исәпкә алып Эксперт советы әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетына карап тикшерелү өчен кертелде.