Эшкә сәләтсез гражданнар судта үз хокукларын үзләре яклый алачаклар

2009 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
РФ Юстиция министрлыгы “РФ Граждан процессуаль кодексына һәм “Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә граждан хокуклары гарантияләре турында” РФ Законының 28 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын үз рәсми сайтында урнаштырды. 
2009 елның мартында РФ Конституция Суды әлеге гражданга судта үз карашын яклый алу мөмкинлеген бирмичә, бары тик суд-психиатрия экспертизасын үткәрү нигезендә генә аны эшкә яраксыз дип тану турындагы карарны кабул итү мөмкинлеген судка бирүче РФ ГПК нигезләмәләрен РФ Конституциясенә туры килми дип таныды.
Хәзерге вакытта эшкә яраксыз затларның процессуаль хокукларын аларның законлы вәкилләре-туганнары яки опекуннары гамәлгә ашыра.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International