ТР Юстиция министрлыгында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары белән киңәшмә

2009 елның 18 сентябре, җомга
2009 елның 16,17 сентябрьләрендә ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан «Муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен картографик тасвирлауны раслау буенча Татарстан Республикасы законы проектлары хакында” 2008 елның 15 декабрендәге 4602-III ДС номерлы ТР Дәүләт Советы Карарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Аның нигезендә ТР Министрлар Кабинетына муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары белән берлектә муниципаль берәмлекләр территориясендәге җир аша кишәрлекләр турындагы мәсьәләне карау һәм Азнакай, Әлмәт, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә һәм Теләче муниципаль районнарында аларны юк итү буенча Татарстан Республикасының тиешле закон проектларын ТР Дәүләт Советына кертү кушылды.    
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты һәм югарыда әйтелгән муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты. 
ТР юстиция министрлыгы тарафыннан югарыда әйтелгән муниципаль районнар белән берлектә үткәрелгән эш нәтиҗәсендә муниципаль районнарның (Азнакай, Арча, Әтнә, Баулы, Буа, Бөгелмә, Чүпрәле, Минзәлә) җир аша кишәрлекләрен юк итү проблемасын хәл итүнең оптималь вариантлары табылды.
Шуның белән бәйле рәвештә ТР Дәүләт Советының әлеге Карарын гамәлгә ашыру һәм тиешле закон проектларын ТР Дәүләт Советына кертү эшен тизләтү тәкъдим ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International