Юстиция министрлыгы командасы «Милләтләр кроссы -2009» йөгерешендә

2009 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Кичә Гомумроссия йөгерү көне узды. Ул инде беренче тапкыр гына үткәрелми һәм анда барлык теләүчеләр катнаша алды. Гомумроссия йөгерү көне кысаларында быел “Милләтләр кроссы” рәсми заявкасына Татарстанның бары тик бер шһәре-Казан керде.  Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында «Татарстан Кроссын» үткәрү турында карар кабул ителде. Гомумроссия йөгерү көнендә 156 меңнән артык татарстан халкы катнашты. “Милләтләр кроссы-2009” стартына 21,5 меңнән артык казан халкы чыкты, «Татарстан Кроссын»да республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарыннан 135 мең спорт яратучы – мәктәптә укучылар, студентлар, спортчылар, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларда эшләүчеләр катнашты. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә, Спорт елында сәламәт яшәү рәвеше пропагандасына үз өлешен кертеп, “Милләтләр кроссы-2009” йөгерешендә катнашты.
VIP-катнашучылар өчен дә традицион йөгереш уздырылды. Быел дистанция 2013 метр тәшкил итте. VIP-йөгереш дистанциясе 2013 елда Татарстанда узачак Бөтендөнья универсиада белән бәйле. Анда юстиция министры М.М.Корманов һәм юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге РТ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International