Сенаторлар отставкадагы судьяларның хокукларын чикләүне хуплады

2009 елның 22 сентябре, сишәмбе
Федерация Советы тарафыннан расланган “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” РФ Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проекты отставкадагы судьяларны физик яки юридик затлар эшләре буенча вәкил булу хокукыннан мәхрүм итүне күздә тота.
Гамәлдәге закон нигезендә отставкадагы судьяга прокурор, эзләүче һәм тикшерүче вазыйфасын биләп тору, адвокат һәм нотариус эшчәнлеге белән шөгелләнү хокукы бирелми. Әмма ул физик яки юридик затлар эшләре буенча вәкил булу хокукыннан мәхрүм ителми.
Элек гамәлдәге судьяларга гына кагыла торган тыю хәзер аңа да тарала.  
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International