ТР Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс
2009 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде:
а) Казан шәһәре Мәскәү районы җәмәгать судьясы аппаратының 4 нче суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Гыйзәтуллина Зимфира Сабирҗан кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды;
б) Казан шәһәре Идел Буе районы җәмәгать судьясы аппаратының 5 нче суд участогының суд утырышы секретаре. Конурста 4 кандидат катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Бариева Надежда Александровна конкурсның җиңүчесе дип танылды;
в) Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре җәмәгать судьялары аппаратының консультанты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Рыжова Ольга Ивановна конкурсның җиңүчесе дип танылды;
г) Зәй районы һәм Зәй шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 5 нче суд участогының суд утырышы секретаре. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Абдулаева Анастасия Абдулаевна конкурсның җиңүчесе дип танылды;
д) ТР Чирмешән районы җәмәгать судьялары аппаратының 1 нче суд участогы консультанты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Шәрәфетдинова Ләйсән Ибраһим кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Казан шәһәре Идел Буе районы җәмәгать судьясы аппаратының 7 нче суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире, шулай ук Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьясы аппаратының 6 нче суд участогының суд утырышы секретаре вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс икенче кандидат булмау сәбәпле үткәрелмәде.