Юстиция министры М.М.Кормановның Нурлат районына эш сәфәре

2009 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Кичә ТР юстиция министры М.М.Корманов  эш сәфәре белән Нурлат муниципаль районында булды. Белгәнебезчә, юстиция министры М.М.Корманов ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме җитәкчесе булып тора. 
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеменең эш планы нигезендә 2009 елның 22 сентябреннән алып 25 сентябренә кадәр эшче төркем әгъзалары ТР Нурлат, Чирмешән һәм Аксубай муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышын өйрәнүгә керешәчәкләр. План-бирем нигезендә хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы тикшерүне үткәрү максаты булып 2007-2010 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаның үтәлүен контрольдә тоту һәм тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүдә практик ярдәм күрсәтү тора.  
Эшче төркем составына тармаклы министрлыклар вәкилләре керде. Алар муниципаль берәмлекләрдә хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны комплекслы өйрәнәчәкләр: һәркайсы эшенең юнәлеше буенча, мәсьәләләрнең расланган исемлеге нигезендә. Тикшерү нәтиҗәләре Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышында фикер алышуның төп темасы булып торачак. 
Министр Нурлат муниципаль районында эшче төркем әгъзаларын таныштырды һәм урында алар белән инструктаж үткәрде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International