Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте

2009 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе
Закон проектында “Коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законының мәгънәви аппаратына, коррупциягә каршы сәясәтнең төп принципларына, ТР коррупциягә каршы сәясәте субъектлары исемлегенә, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны гамәлгә ашыра торган актлар исемлегенә, коррупциягә каршы экспертизаны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә төзәтмәләр, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшчәнлегенә граждан җәмгыяте институтларын җәлеп итүгә юнәлдерелгән нормалар кертелә. 
Закон проектында коррупциягә каршы экспертизага карата билгеләнгәнчә, аны үткәрү тәртибен һәм методикасын билгеләүне, «Коррупцияне күрсәтү өчен шартлар тудыруга ярдәм итүче нигезләмәләрне ачыклау максатларында Норматив хокукый акт проектларына һәм башка документларга экспертиза үткәрү кагыйдәләрен раслау турында” 2009 елның 5 мартындагы 195 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 3 пунктчасында бәян ителгән тәкъдимнәр нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына тапшыру тәкъдим ителә.
Аннан тыш, проект нигезендә “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законына әлеге Законны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен исәпкә алучы үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.  
Аерым алганда, Законның бөтен тексты буенча “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт” термины “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте” термины белән алыштырыла. 
Закон проекты күрсәтелә торган әлеге статьяда классификацияләр булмау сәбәпле коррупциячел хокук бозуларның төрләре билгеләнүче «Коррупциягә каршы тору турында» ТР Законының 5 статьясы көчен югалтуын танырга тәкъдим итә.
«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт турында» ТР Законының 11 статьясының тәкъдим ителә торган яңа редакциясе Законның гамәлдәге редакциясе кебек үк Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлекләрен мәгълүмати тәэмин итү өлешендәге тәҗрибәи ихтыяҗларын тәгаен чагылдыра. Шулай ук «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт турында» ТР Законының 16 статьясын 1 өлеш белән тулыландыру юлы белән Татарстан Республикасының республика дәрәҗәсендәге коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә киңәшмә һәм эксперт органнарын барлыкка китерүнең законлы рәвештә ныгытылган хокукый нигезе тәэмин ителә.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International