Норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасын үткәрү буенча семинар турында

2009 елның 25 сентябре, җомга
Семинарда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшәү бүлеге җитәкчесе Кәримова Әлфия Рәхимҗан кызы катнашты. Семинар Мәскәүдә “Норматив хокукый актлар һәм проектларының коррупциягә каршы экспертизасын оештыру һәм үткәрү” программасы кысаларында Куркынычсызлык һәм махсус программалар академиясенең коррупциягә каршы тору үзәге җирлегендә узды.  
Семинарда заманча шартларда коррупциягә каршы торуны норматив хокукый тәэмин итү турында, норматив хокукый актлар (НХА) һәм проектларының коррупциягә каршы экспертизасын үткәрү өчен норматив-хокукый нигезләмәләр турындагы мәсьәләләр каралды.  Моннан тыш, семинарны тыңлаучыларга башкарма хакимиятнең НХА коррупциячеллегенә анализ методикасын үткәрү, шулай ук күнекмәләр формалашу һәм тыңлаучыларда “НХА коррупциячеллегенә анализ методикасын” куллану тәҗрибәсе ысулларын күрсәттеләр.
Тыңлаучылар белән дәресләрне техник фәннәр кандидаты, профессор М.И.Савельев –  РФ ФҖ Дәүләт Думасы Баш киңәшчесе һәм юридик фәннәр кандидаты, профессор Д.С. Корчевский – Куркынычсызлык һәм махсус программалар академиясенең Социаль-cәясәт куркынычсызлыгы кафедрасы профессоры алып барды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International