“Россия Юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Советы утырышы турында

2009 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Төбәк бүлеге советы әгъзалары үз оешмаларына яңа 13 әгъзаны кабул иттеләр. Алар арасында ТР буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсенең Яр Чаллы һәм Түбән Кама бүлекләре, «Нижнекамскнефтехим» хокук идарәсе, ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсеннән юристлар, адвокатлар, ТР Арбитраж суды судьясы. 
Аннары утырышта катнашучылар “Россия Юристлары ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан коррупциячеллеккә норматив хокукый акт проектларына һәм башка документларга экспертиза үткәрүгә вәкаләтле бәйсез эксперт рәвешендә аккредитация алу турында мәсьәләне карадылар. Югарыда күрсәтелгән аккредитацияне алу өчен РФ Юстиция министрлыгына гариза бирүнең бердәм карары кабул ителде.
Соңгы булып 2009 елда Юристлар съездын һәм Юристлар көнен үткәрү турындагы оештыру мәсьәләсе хәл ителде. 
Үткән атнада Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Россия Юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе буларак "Татарстан Республикасының Яшь юристлары союзы” Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы әгъзалары җыенында катнашты. Анда яшьләрнең хокукый оешмасы әгъзалары эше турында отчет тыңланылды һәм эш мәсьәләләре турында фикер алышынды, шулай ук ул 2009 елда “Россия Юристлары ассоциациясе” ҖЧҖ Татарстан төбәк бүлеге эше турында сөйләде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International