Президент «Башкарма производство турында» Федераль законның 74 һәм 112 статьяларына үзгәрешләр кертте

2009 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Дмитрий Медведев “Башкарма производство турында” Федераль законның 74 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль законга һәм “Башкарма производство турында” Федераль законның 112 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль законга кул куйды.
“Башкарма производство турында” Федераль законның 74 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон кайбер оешмаларның мөлкәтне тартып алу мөрәҗәгатьләренең үзенчәлекләрен җайга салучы 74 статьядагы юридик затларның оештыру-хокукый формаларының берсенең исемендәге төгәлсезлекләрне юк итүгә юнәлдерелгән. “Башкарма производство турында” Федераль законның 112 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон нигезендә 112 статьяның 3 өлешендә башкарма җыемнарның бурычлы граждан өчен 500 сум һәм бурычлы оешма өчен 5000 сум күләмендәге иң түбән чиген билгеләү күздә тотыла.  
 
РФ Президентының рәсми сайты материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International