ТР Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү

2009 елның 29 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү узды. ТР Президентының 24.03.97 елдагы ПУ-180 номерлы Указы белән расланган ТР дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләүне үткәрү турында Нигезләмә нигезендә башкарма хакимият органнары аппаратында административ дәүләт вазыйфаларын биләп торучы, дәүләт исеменнән аның бурычларын башкаручы һәм Татарстан Республикасы законы актлары нигезендә дәүләт хезмәтенә кертелгән дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү “Дәүләт хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә үткәрелә.      
Дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт хезмәткәрләре квалификациясен сайлау, урнаштыру һәм күтәрү, аларның һәнәри әзерлекләре дәрәҗәләрен һәм биләп торган дәүләт хезмәтенә туры килүләрен билгеләү, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә класс чины бирү турындагы мәсьәләне хәл итү буенча дәүләт органнары эшчәнлеген камилләштерүгә ярдәм итү максаты белән уздырыла.
ТР Юстиция министрлыгының аттестацияләнүче дәүләт хезмәткәрләре исемлегенә 18 кеше кертелде. ТР Юстиция министрлыгының барлык аттестацияләнүче дәүләт хезмәткәрләре аттестацияне уңышлы уздылар, шул исәптән 7 структур бүлекчә җитәкчесе билгеләнгән тәртиптә вазыйфаи үсеш тәртибендә граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп тору өчен кадр резервына кертелүгә тәкъдим ителде, һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрүне уңышлы узган очракта 8 белгеч һәм 1 аттестацияләнүче граждан хезмәтендә биләп торган вазыйфаларына туры киләләр.  
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International