“Хокук һәм хәят” журналының редакция советы утырышында

2009 елның 29 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый һәм фәнни журналының редакция  советы утырышы узды.  
Юстиция министры, редакция  советы рәисе М.М.Корманов, Редакция советы әгъзалары каршында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм басма органы - “Хокук һәм хәят” журналы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен аңлатты, 2009 елның үткән 9 аенда бастырылып чыгарылган материалларына кыскача анализ бирде һәм якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде.
Аннары редакция советы әгъзалары баш  редакторы Х.А.Гайнуллин тәкъдим иткән “Хокук һәм хәят” журналының ноябрь саны (№6/59, 2009) макеты турында фикер алыштылар һәм расладылар. Журналның чираттагы саны турында фикер алышуда актив рәвештә катнаштылар: Г.И.Сергеева – РФ Дәүләт Думасы депутаты, Ш.Ш.Ягудин – ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук саклау комитеты рәисе,   Р.А.Сахиева – ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе,  Ю.З.Сахапов – ТР Арбитраж суды рәисе урынбасары, Т.П.Водопьянова – ТР Профсоюзлар берлеге рәисе, Ш.М.Валитов –КФИИ ректоры. Аерым алганда, журнал битләрендә даими рәвештә яңа законнарга булган шәрехнамәләрне урнаштыру, ТР Дәүләт Советы комитетлары эшчәнлеген һәм аерым парламентарийларның үз сайлау округларындагы эшләрен киңрәк чагылдыру тәкъдим ителде. Журналда урта һәм кече бизнес үсеше һәм предприятиеләрнең банкротлыгы эшен чагылдыру турындагы мәсьәлә хәл ителде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча журнал макетын яңа материаллар белән тулыландыру карары кабул ителде. Аерым алганда, әлеге мәсьәлә буенча журналның чираттагы санында ТР Арбитраж суды тарафыннан тәкъдим ителгән материал бастырылып чыгарылачак. Шулай ук редакция советы әгъзалары ТКХ хезмәтләренә тарифлар белән бәйле, хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Редакция советы утырышы журналга 2010 елның беренче ярты еллыгына язылу барышы турындагы мәгълүмат белән тәмамланды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International