Коррупциягә каршы экспертизаны үткәрү мәсьәләсе буенча квалификация дәрәҗәсен күтәрү турында

2009 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты нигезендә гражданнар һәм дәүләтнеке булмаган юридик затлар белән үзара бәйләнешләрдә дәүләт хакимияте органнарының (дәүләт хезмәткәрләренең) контрольдә тоту, хәл итү, теркәү яки юрисдикция вәкаләтләре, шулай ук әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру тәртибе һәм вакытлары билгеләнә торган нәтиҗә чыгаруга кертелүче хокукый акт проектларының коррупциягә каршы экспертизасын үткәрү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Коррупциягә каршы экспертизаны үткәрү мәсьәләсе буенча квалификация дәрәҗәсен күтәрү өчен семинарда ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова катнашты. Семинар Мәскәүдә “Норматив хокукый актлар һәм проектларының коррупциягә каршы экспертизасын оештыру һәм үткәрү” программасы кысаларында Куркынычсызлык һәм махсус программалар академиясенең коррупциягә каршы тору үзәге җирлегендә узды.  
Укыту үткәрү нәтиҗәләре буенча Ә.Р.Кәримова Министрлык хезмәткәрләрен Үзәк тарафыннан эшләнгән методик материаллар белән таныштырды.
Аерым алганда, Ә.Р.Кәримова башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларының Коррупциячеллегенә анализ методикасы турында, шулай ук әлеге Методиканы куллану күнекмәләре һәм тәҗрибәләре формалашу принциплары турында сөйләде. Күрсәтелгән мәсьәләнең әһәмиятлелеген исәпкә алып, мәгълүмат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре тарафыннан актив рәвештә хәл ителде.
Үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча катнашучылар әлеге семинарда Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге белгечләрен укыту кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Алган белемнәрне алар норматив хокукый актлар һәм проектларының коррупциячеллегенә экспертиза үткәргәндә кулланачаклар. 
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International