Закон проекты дәүләт мәгълүмат системаларыннан хокуксыз файдаланган өчен җинаять җаваплылыгын билгеләүне күздә тота

2009 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы сайтында “Дәүләт мәгълүмат ресурсларыннан файдалануның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты урнаштырылды. РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында эшләнгән закон проекты түбәндәгеләрне күздә тота:
1. Дәүләт мәгълүмат системаларыннан һәм (яки) аларда булган дәүләт мәгълүмат ресурсларыннан, шул исәптән кискен мөһим объектлар составында эшләп торучылардан хокуксыз файдаланган өчен җинаять җаваплылыгын билгеләүне.
2. Мәгълүмат системаларында мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә мәгълүмат саклау өчен билгеләнгән мәгълүмат саклауның сертификацияләнмәгән чараларыннан, кискен мөһим объектлар составында эшләп торучылардан хокуксыз файдаланган өчен административ җаваплылык билгеләүне.
3. Домен атама ( «Интернет» челтәрендә), сайт ( «Интернет» челтәрендә), «Интернет» челтәренең россия сегменты, домен кебек һәм башка төшенчәләрне кертү.
Шулай ук дәүләт мәгълүмат ресурсларының дөреслеген, тулылыгын һәм һәркем файдалана алуны бозган өчен гаеплеләргә җинаять җаваплылыгын кырыслату өлешендә РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.
Аерым алганда, закон проекты нигезендә РФ Җинаять кодексын яңа 272,1 статья белән тулыландыру күздә тотыла. Әлеге статья дәүләт мәгълүмат системаларыннан, шул исәптән Россия Федерациясенең кискен мөһим объектлары составында эшләп торучылардан һәм (яки) аларда булган дәүләт мәгълүмат ресурсларыннан, хокуксыз файдаланган, шул исәптән «Интернет» челтәрендә урнаштырылган мәгълүматтан, мәгълүматны юкка чыгарган, блокировкалаган, модификацияләгән яки күчермәсен алган өчен, дәүләт мәгълүмат системасы эшен бозган өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.
Тулы мәгълүмат:
 
www.LEGIS.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International