Йортларның диварларында реклама яшәүчеләрнең рөхсәтеннән башка булмаячак

2009 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Торак йортның диварларында реклама шәһәрдә яшәүчеләр өчен күптән инде гадәти хәл кебек. Әлбәттә, реклама конструкциясен урнаштырганда барысының да, шул исәптән фатир хуҗаларының да ихтыяҗы исәпкә алынырга тиеш.
Хәзер яшәүчеләрнең хокукларын закон яклый. 27 сентябрьдә президент "Россия Федерациясе Торак кодексына һәм “Реклама турында” Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды.
Моннан соң йорт диварында реклама урнаштыру турында карар торак хуҗаларының гомуми җыенында кабул ителәчәк һәм беркетмә белән расланачак. Аннан соң яшәүчеләр яңа закон нигезендә гомуми милектән файдалану турындагы килешүне, шул исәптән реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә килешү төзү хокукы биреләчәк вәкаләтле затны сайлыйлар, килешү төзү шартларын билгелиләр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International