Әйләнә-тирәгә зыян китергән өчен экологик түләүләр

2009 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
РФ Конституция Суды Татарстан Республикасы Югары суды соравы буенча "Әйләнә-тирә табигатьне пычраткан, калдыклар тараткан, зыянлы тәэсирләрнең башка төрләре өчен Түләүне һәм аның чик күләмнәрен билгеләү тәртибен раслау турында” РФ Хөкүмәте Карарының 4 пунктындагы "б" пунктчасы нигезләмәсенең конституциячеллеген тикшерү турындагы эшнең Карарын тәкъдим итте.
Күрсәтелгән норма нигезендә РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары, РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Санитар-эпидемиология күзәтчелеге дәүләт комитетының территориаль органнары белән килештереп, әйләнә-тирә табигатьне пычраткан өчен түләү күләмен төшерергә яки  социаль һәм культура өлкәсендәге аерым оешмаларны, шулай ук Россия Федерациясе федераль бюджетыннан, Россия Федерациясе субъектлары бюджетыннан финанслана торган оешмаларны түләүдән азат итәргә мөмкин. Конституция суды билгеләгәнчә, бу табигатьне һәм әйләнә-тирәне саклауның конституция бурычы гомумилеге принцибына каршы килә һәм экологик хокук бозуларның субъектлары арасында тигезсезлек барлыкка китерә. 
Шулай ук РФ Конституция Суды базар икътисады шартларында әйләнә-тирәне торгызу чараларын дәүләт тарафыннан үткәрүгә иҗтимагый (җәмәгать) чыгымнар әйләнә-тирә табигатькә зыян китерүче хуҗалык һәм башка эшчәнлек субъектлары хисабына капланырга тиеш дип билгеләде.
РФ Хөкүмәте Карарының күрсәтелгән нигезләмәсе Конституциягә туры килми дип табылды һәм 2010 елның 1 гыйнварыннан үз көчен югалтачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International