РФ Юстиция министрлыгы «Нотариус турында» яңа закон концепциясен әзерләде

2009 елның 2 октябре, җомга
Россия Федерациясе Юстиция Министрлыгы «Россия Федерациясендә нотариус һәм нотариус эшчәнлеге турында» федераль закон проекты концепциясен әзерләде. Ул гамәлдәге законнарга алмашка килергә тиешле.
“Законны составына нотариуслар һәм юристлар кергән махсус эшче төркем язачак”,- дип сөйләде  “Газета.Ru”га Федераль нотариус палатасы пресс-секретаре Алексей Лацейко.
Ул, нотариусларда барлык булган вәкаләтләрен калдырып, яңаларын өстәячәк: консультация бирү, кирәкле документларны җыю һәм документларны хокук һәм юридик затлар теркәвенә тапшыру, юридик затларның идарә органнары утырышында катнашу һәм башкалар.
Нотариус һөнәренә алу тәртибе элеккечә калачак, ләкин дәгъва белдерүчеләргә өстәмә таләпләр куелачак. Мәсәлән, яшь цензын (30 яшьтән яшь һәм 70 яшьтән өлкәнрәк булмаган) кертү һәм кандидатлардан эшкә яраклылыкларын, суд хөкеменә тартылмаган булуларын һәм башка дәүләт гражданлыклары булмавын раслаучы фактларны таләп итү күздә тотыла.
Илдә дәүләт нотариус конторалары барлыгы 55 кенә калу (шәхси нотариуслар буларак 7 меңнән артык кеше эшләгәндә) белән бәйле рәвештә, дәүләт конторалары институтыннан бөтенләй баш тарту тәкъдим ителә.
Яңа закон, барысын да керемнең тотылган чыгымнарын каплавына күчереп, нотариусның бюджетныкы булмаган моделен кертергә мөмкин.
Нотариуслар хезмәтенә тарифларны шулай ук закон нигезендә билгеләү күздә тотыла. Концепциядә әйтелгәнчә, алар икътисадый нигезле булачаклар һәм инфляциягә карап индексацияләнәчәкләр. Тарифлар һәр төбәктә төрле булачак.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International