Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы утырышы

2009 елның 2 октябре, җомга
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.З. Камалтынов рәислегендә Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы утырышы узды.
2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасы программа чараларының 2009 елның беренче яртыеллыгына үтәлеше турында совет утырышында  Татарстан Республикасы юстиция министры - Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы әгъзасы  М.М.Корманов хәбәр итте.
Әлеге максатларда ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан әлеге Республика программасы үтәлешенең квартал саен мониторингы алып барыла.  2009 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча  программа чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат ТР Юстиция министрлыгына күпчелек органнар – Республика программасын гамәлгә ашыручылар тарафыннан тапшырылды.
Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, башкарма хакимиятнең республика органнары һәм  җирле үзидарә органнары 2009 – 2011 елларга Республика программасын гамәлгә ашыруга җаваплы карыйлар.
«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү процедурасы гамәлгә ашырыла. Законга үзгәрешләр коррупциягә каршы тору өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы федераль законнардагы үзгәрешләр белән генә түгел, ә хокук куллану тәҗрибәсен гомумиләштерү нәтиҗәләре белән дә бәйле рәвештә кертелде. ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.08.2009 елдагы 1034-р номерлы боерыгы нигезендә республика Хөкүмәтенең законнар инициативасы хокукын гамәлгә ашыру тәртибендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелде.
Юстиция министры 2009 – 2011елларга коррупциягә каршы эшчәнлекнең ведомствоара һәм муниципаль программаларны эшләү һәм гамәлгә кертү хәле белән таныштырды. Шуның белән бәйле рәвештә, коррупциягә каршы эшчәнлекнең муниципаль программаларын раслау тәртибенә бердәм юл юк дип билгеләде.
Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы комиссияләр (даими эшче төркемнәр) эшчәнлеген  оптимизацияләү һәркайда үткәрелми. Шулай ук министр үз чыгышында программа үтәлешенең проблемалы юнәлешләрен дә билгеләде.
 
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International