В.Путин: белем алуга кредитлар буенча ташламалар декабрьдән гамәлгә керәчәк

2009 елның 3 октябре, шимбә
“Студентларның белем алуга мохтаҗлары өчен кредитлау ташламалары турында карар әлеге елның декабрендә үк гамәлгә керәчәк”,- дип хәбәр итте кичә РФ премьер-министры  Владимир Путин "Бердәм Россия" җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашуда.
"Әлеге тәртип (кредитлау ташламалары турында) 1 декабрьдән гамәлгә керәчәк. Министрлык карарның гамәлдә булу методикасын һәм тәртибен әзерләде", - диде Путин.
Документ нигезендә, Үзәк банкның яңадан финанслау ставкасының өчтән бер өлеше күләмендәге белем бирүгә кредитлар буенча процентлы ставкаларны дәүләт субсидияләячәк.
"Бүгенге көндә яңадан финанслау ставкасы 10% тәшкил итә. Бөтен уку өчен кредит түләргә кирәк түгел, әле уку беткәннән соң да тагын 3 ай берьюлы түләмәскә кирәк, ә аннан соң үсү тәртибендә аз күләмнәр белән түләргә кирәк," – дип аңлатты Хөкүмәт башлыгы уку өчен кредит алырга теләүче Владимир университеты студентына.
Шул ук вакытта Путин билгеләгәнчә, ташламалы кредит алу өчен бернинди залог һәм җаваплылыкны үз өстенә алучы да кирәк түгел. Кредитлар Сбербанктан биреләчәк. Әлеге кредитны бирү өчен ташламалы кредитлауның тагын бер шарты булып югары уку йортының Мәгариф министрлыгы исемлегендә булуы тора.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International