РФ Юстиция министрлыгы Нотариус эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукына лицензия бирү регламентын әзерләде

2009 елның 5 октябре, дүшәмбе
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының рәсми сайтында "Нотариус эшчәнлеге хокукына лицензия бирү буенча дәүләт функциясенең РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылуының административ регламентын раслау турында" РФ Юстиция министрлыгы боерыгы проекты урнаштырылган.
Административ регламент нотариус эшчәнлеге хокукына лицензия бирү буенча дәүләт функциясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләренең башкарылу һәм һәркем ала алу сыйфатын күтәрү, нотариус эшчәнлеге хокукына лицензия бирүдә барлыкка килүче мөнәсәбәтләрдә катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында һәм дәүләт функцияләрен гамәлгә ашыргандагы эшләрнең вакытларын һәм эзлеклелеген билгели.
Дәүләт функциясен гамәлгә ашыру түбәндәге административ процедураларны үз эченә ала:
- РФ Юстиция министрлыгының территориаль органына гариза бирүче (аның вәкиле) тарафыннан бирелгән документларны кабул итү һәм теркәү;
- гариза бирүче документларының квалификация комиссиясе сәркатибе тарафыннан тәкъдим ителүе;
- лицензия бирү өчен кирәкле документларны өйрәнү;
- лицензия бирү;
- мәгълүматларны бирелгән лицензияләр реестрына кертү;
- лицензияне бирмәү.
Дәүләт функциясе лицензияне бирү турындагы гаризаны тапшырган көннән алып бер ай эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш.
Дәүләт функциясен гамәлгә ашыруны булдырмау өчен нигезләр исемлеге:
квалификация имтиханын үтмәгәннәргә
гариза бирүче барлык документларны тапшырмаган очракта
түләнгән дәүләт пошлинасы күләменең РФ Салым кодексында билгеләнгән күләмгә туры килмәве.
Регламент нигезендә лицензия алу өчен кирәкле документлар исемлеге дә билгеләнә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International