2009 елның өченче кварталында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу
2009 елның 6 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып республиканың башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу тора. Дәүләт теркәвенә тәкъдим ителә торган һәр норматив хокукый актның законнарга тәңгәллеге җентекләп анализланганлыктан, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу һәм алып баруны гамәлгә ашыру башкарма хакимият органнары тарафыннан барлыкка китерелә торган актларның законлылыгын тәэмин итә.
2009 елның үткән кварталында республиканың Юстиция министрлыгына башкарма хакимиятнең республика органнары тарафыннан 68 акт тәкъдим ителде. Алар исәбеннән һәм элек тәкъдим ителгән актлар исәбеннән 39 акт реестрга теркәлде һәм кертелде. Болар Тарифлар буенча Татарстан Республикасы комитеты Идарәсе карары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР башкарма хакимиятенең башка органнары боерыклары. Чагыштыру өчен – агымдагы елның икенче кварталында 70 һәм 46 акт керде һәм теркәлде.