Мәҗбүри күченүче кеше статусы бирелергә мөмкин булган затлар төркеме ачыкланды

2009 елның 6 октябре, сишәмбе
"Коррупциягә каршы тору турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашырып, Мәҗбүри күченүче кеше статусын бирү, аның гамәлдә булу вакытын озайту, мәҗбүри күченүче кеше статусын югалту һәм мәхрүм итү, шулай ук мәҗбүри күченүче кешеләр статусы учеты буенча дәүләт функциясен гамәлгә ашыру буенча Федераль миграция хезмәтенең административ регламентына үзгәрешләр кертелде.
Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр мәҗбүри күченүче кеше статусы бирелергә мөмкин булган затлар төркемен ачыклый. Аерым алганда, РФ ФМХ органнары тарафыннан  мәҗбүри күченүче кеше статусын (гамәлдә булу вакытын озайту һәм мәхрүм итүне) бирү тәртибен билгеләүче Административ регламентка кертелгән үзгәрешләр нигезендә, ата-ана гаризасы буенча мәҗбүри күченүче кеше статусын алган ата-анасының элек яшәгән урыннан күчкәннән соң 10 ай эчендә туган баланы мәҗбүри күченүче кеше буларак таныта ала торган нигез үз көчен югалтты дип танылды.
Моннан тыш, ФМС РФ ФМХ органнарының әлеге затның вакытында мөрәҗәгать итә алмавының нигезле сәбәпләре булып, гариза зат тарафыннан тиешле статусның гамәлдә булу вакыты узганнан соң бирелгән очракта мәҗбүри күченүче кеше статусының гамәлдә булу вакытын озайту турындагы гаризаны карау бурычы билгеләнгән. Элеккеге формулировка буенча әлеге гариза РФ ФМХ органнары тарафыннан “каралырга мөмкин иде”.
 
 «КонсультантПлюс» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International