Парламентарийлар Казанда «Универсиада 2013»не үткәрү белән бәйле закон проектын карадылар

2009 елның 7 октябре, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Думасының Фракцияара депутатлар берләшмәсе Советының күчмә утырышында «Универсиада 2013»не үткәрүнең оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Фракцияара депутатлар берләшмәсе әгъзалары башка мәсьәләләр белән беррәттән Универсиаданы оештыру һәм үткәрүне хокукый тәэмин итү белән бәйле мәсьәләне дә карадылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә 2008 елның августында ТР Юстиция министрлыгында эшче төркем барлыкка китерелде. Эшче төркемнең максаты булып Универсиаданы хокукый тәэмин итүгә юнәлдерелгән закон проектын эшләү тора. Әлеге боерык кысаларында «2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы оештыру һәм үткәрү һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты эшләнде. Закон проектының төп бурычы – Казанда «Универсиада 2013»не оештыру һәм үткәрү белән бәйле рәвештә барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Закон проектында Универсиаданы оештыру һәм үткәрү вакытлары, оештыручылары, Универсиаданың Башкарма дирекциясенең хокукый нигезләмәсе чагылдырылган. Фракцияара депутатлар берләшмәсе Советы утырышында билгеләнгәнчә, әлеге масштаблы халыкара чараны үткәрүдә шактый әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып Универсиаданы оештыру һәм үткәрү вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү тора.
Эшчәнлекнең аерым төрләрен гамәлгә ашыру, шулай ук Универсиаданы оештыру һәм үткәрү вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү эшләнгән закон проектында үз чагылышларын таптылар. Закон проектында шулай ук реклама урнаштыру һәм Универсиада символикасын куллану үзенчәлекләре теркәлгән.
  
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International