«Татарстан Республикасының законнар Җыентыгы турында» Законга үзгәрешләр кертелде

2009 елның 7 октябре, чәршәмбе
«Татарстан Республикасының законнар Җыентыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, Татарстан Республикасының законнар Җыентыгын бастырып чыгару буенча Республика комиссиясен оештыру һәм аның вәкаләтләре мәсьәләләрен җайга салучы Законның 4 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Моның белән бәйле рәвештә 2009 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук саклау комитеты Рәисе Ш.Ш.Яһүдин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе А.А.Ощепков һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе секторы мөдире Ю.Н.Олонова катнашында Татарстан Республикасының законнар Җыентыгын бастырып чыгару буенча Республика комиссиясе составын билгеләү киңәшмәсе узды.  
Татарстан Республикасының законнар Җыентыгын бастырып чыгару буенча Республика комиссиясе составына Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре кандидатуралары, шулай ук белгечләр, юрист галимнәр һәм экспертлар тәкъдим ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International