Ведомствоара эшче төркем утырышы

2009 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның Республика программасын гамәлгә ашыручыларның үзара хезмәттәшлеген, аны башкаруны контрольдә тотуны һәм координацияләүне оештыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышында 2009 елның 8 октябрендә Кремльдә узган Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның республика советы утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан сөйләнгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, эшче төркем әгъзалары республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында  коррупциягә каршы эшчәнлекнең муниципаль программаларын раслау тәртибенә бердәм якын килүнең юклыгы турында, шулай ук республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында коррупцияле хокук бозуларны кисәтү бурычлары бирелгән затларны билгеләүдә бердәм системаның юклыгы турындагы мәсьәләләр хәл ителде.   
Утырышта билгеләнгәнчә, программа чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген арттыру, Республика, тармаклы һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыруда сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү мәсьәләләре актуаль булып тора. Әлеге мәсьәлә программаны гамәлгә ашыручылар һәм контрольдә тотучы органнар тарафыннан хәл ителергә тиеш.
Төркемнең беренче утырышында программа чараларын гамәлгә ашыручыларның үзара бәйләнешен яхшырту кирәклеге турындагы мәсьәлә хәл ителгән булса, ә хәзер исә ведомствоара эшче төркем әгъзаларына охшаш үзара бәйләнешне камилләштерү механизмы турында уйларга кирәк.  
Министр докладында билгеләнгәнчә, урыннарда (дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында) Республика программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны оештыру резервы бар.
Ахырда юстиция министры М.М.Корманов утырышта катнашучылардан хәл ителүче мәсьәләләрнең нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәрне кертүне һәм  аларны эшче төркемнең киләсе утырышына кертүне сорады.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International