Россиядә яшәүчеләрнең тораклары 2012 елга кадәр энергияне исәпкә алу җиһазлары белән җиһазландырылачак

2009 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе
“Энергия нәтиҗәлелеге турындагы закон хакимият органнары һәм юридик затларның биналарын 2011 елның 1 гыйнварына кадәр, гражданнарның йортларын 2012 елның 1 гыйнварына кадәр счетчиклар белән җиһазландыру таләпләрен билгеләячәк “,- дип хәбәр итте Россия президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович пәнҗешәмбе көнне пресс-конференциядә “РИА Новости”га.
"Законда хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм юридик затларның биналарын, корылмаларын 2011 елның 1 гыйнварына кадәр, ә гражданнарның йортларын 2012 елның 1 гыйнварына кадәр су, җылылык, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу җиһазлары белән җиһазландыру таләпләре билгеләнәчәк”,- диде ул.
"Сүз инде базарда булган исәпләү приборлары турында бара", - дип өстәде Дворкович.
 
РИА Новости
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International