Граждан хезмәткәрләренең керемнәре һәм мөлкәтләре турындагы мәгълүматларны дәүләт органнары түләүсез ала алачак

2009 елның 9 октябре, җомга
Дәүләт Думасының чираттагы утырышында Г.Сергеева, В.Груздев һәм И.Гыймалетдинов депутатлары тарафыннан кертелгән "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында" Федераль Законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын һәм "Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алу турында” ФЗ карау ниятләнә.
Закон проекты нигезендә "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында" 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның  58 һәм 59 статьяларына һәм "Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алу турында” 1997 елның 21 маендагы 122-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясындагы 2 пунктчасына үзгәрешләр кертү күздә тотыла.
"Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында" Федераль законга тәкъдим ителгән үзгәрешләрне кертү Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәткәрләренең эш урыннарында үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәү һәм дисциплинар эзләтүне кулланырга мөмкинлек бирүче вакыттан чыгып мәнфәгать бәхәсләрен җайга салу буенча комиссия эше вакытын юкка чыгару, шулай ук әлеге комиссиянең эш вакытын ике айга кадәр озайту мөмкинлеген бирәчәк.
"Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алу турында” Федераль законның 8 статьясындагы 2 пунктчасына кертелергә тәкъдим ителә торган үзгәрешләр нигезендә, дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан бирелә торган мәгълүматларның дөреслеген тикшерү максатларында, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органга җибәрелгән сораулар буенча күчемсез милеккә теркәлгән хокуклар һәм килешүләр турындагы мәгълүматны дәүләт органының түләүсез ала алу хокукын билгели.
Ул “Коррупциягә каршы тору турында” Федераль законның 8 статьясындагы нигезләмәләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International