Дәүләт Думасы беренче укылышта җирле үзидарә турында законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын кабул итте

2009 елның 12 октябре, дүшәмбе
2009 елның 9 октябрендә Дәүләт Думасы беренче укылышта "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" закон проектын кабул итте. Закон проектының  инициаторлары булып Дәүләт Думасы депутатлары санала.
Җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе, закон проекты авторларының берсе Вячеслав Тимченко үз чыгышында закон проекты концепциясе турында сөйләде.
Закон проекты берничә закон актына, шул исәптән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" законга үзгәрешләр кертәчәк. Аерым алганда, дәүләт вазыйфасына билгеләү, дәүләт һәм муниципаль хезмәтенең дәүләт вазыйфасына керүнең яңа нигезләмәсе нигезендә депутат, җирле үзидарәнең сайлаулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайлаулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату нигезләмәләре исемлеге белән тулыландырылачак.
Моннан тыш, төбәкләргә Россия Федерациясе субъектларының Муниципаль берәмлекләре Советына закон чыгару инициативасы хокукын бирәчәк норма кертеләчәк.
В.Тимченко сүзләре буенча, закон проектына уңай фикерләр 25 Федерация субъектыннан алынды.
“Депутатларның күпчелеге шулай ук закон проектын хупладылар”,- дип хәбәр итә Дәүләт Думасы Матбугат үзәге. Проект беренче укылышта кабул итте.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International