Татарстан Республикасының законнар Җыентыгын әзерләү тәҗрибәсе артыннан

2009 елның 12 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Мәскәүгә эш сәфәре белән барганда Мәскәү шәһәренең законнар Җыентыгын әзерләү һәм бастыру буенча Мәскәү Хакимияте эше белән танышу максаты белән Мәскәү Хакимиятендә булды.   Мәскәүнең гамәлдәге законнар Җыентыгы 9 томлы, таратма битләрдәге, беренче рәсми даими яңартылып торучы системалаштырылган басмадан тора. Мәскәүнең гамәлдәге законнар Җыентыгының беренче томы презентациясе 2003 елда узды.
Билгеле булганча, 1999 елда Татарстанда  «Татарстан Республикасының законнар Җыентыгы турында” закон кабул ителде. Әлеге законда Татарстан Республикасының законнар Җыентыгын әзерләү һәм оештыруның хокукый һәм оештыру нигезләмәләре билгеләнгән. Законнар Җыентыгын барлыкка китерү эшен финанслау 2009 елга кадәр туктатылган иде, әлеге елның февраленнән яңадан гамәлгә кертелде.  
Законнар Җыентыгын әзерләү һәм бастыру белән бәйле агымдагы эшне гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Республика комиссиясе һәм эшче комиссия барлыкка китерелде.  
Комиссия эше составына министрлык, дәүләт комитетлары һәм ведомство җитәкчеләре, белгечләр, белемле юристлар һәм экспертлар кертелде.
Законнар Җыентыгын әзерләү һәм яңарту, бастырып чыгару эшен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гамәлгә ашыра. 
М.М.Корманов Мәскәүдә Аппарат җитәкчесе, Мәскәү Хакимиятенең Хокук идарәсе җитәкчесе Г.С.Понамарев белән очрашты. Очрашу барышында закон чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре тәҗрибәсе белән уртаклашу, муниципаль берәмлекләр реестрын алып бару, министрны Мәскәү шәһәренең гамәлдәге законнарын әзерләү һәм бастыру белән бәйле норматив документлар белән таныштыру узды.
Юстиция министры Татарстан Хөкүмәте сайтындагы Татарстан Республикасы Норматив хокукый актларының бердәм банкының Интернет-төрен гамәлдә күрсәтте. Мәскәү Хакимияте Аппараты җитәкчесе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Бердәм банкны алып бару эшенең электрон төре белән генә кызыксынып калмады, эшчәнлекнең әлеге юнәлеше буенча эш тәҗрибәсе белән танышу өчен кунакка килергә вәгъдә бирде.  
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International