Мантияне үзгәртеп кисү

2009 елның 13 октябре, сишәмбе
РФ Югары Суды суд системасын үзгәртеп корырга тәкъдим итә. РФ президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда ЮС рәисе Вячеслав Лебедев гомуми юрисдикция судлары турындагы закон проектының эшләнеп бетүе хакында хәбәр итте. Төп яңалыклар - апелляция өчен мөмкинлекләрне киңәйтү һәм күзәтү функциясен Югары Суд карамагына тапшыру.
Хәзер апелляциягә беренчел инстанция судларында гына бирергә мөмкин. Калган инстанцияләр бары тик кассация һәм күзәтү шикаятьләрен генә кабул итәләр. Анда эш тиешлелек буенча каралмый, ә  закон процедурасында судья гамәлләренең тәңгәллеге, закон нормаларыннан файдалану дөреслеге тикшерелә. Кассация, күзәтү кебек үк, тикшерү тарафыннан җыелган материалларга ниндидер сәбәпләр аркасында җинаять эшенә керми калган шаһит күрсәтмәләрен яки дәлилләрне өстәргә юл куймый.
“Юридик бергәлек ЮС инициативасын тулысынча хуплый”,- дип яза Эксперт. «Апелляцияне алып бару кирәклеге күптән инде туды», - дип саный Конституция Судының элеккеге судьясы Тамара Морщакова. ЮС тарафыннан тәкъдим ителгән яңалыклар тикшерү җитешсезлекләре, беренчел инстанция судлары хаталары арасындагы аермаларны бетерергә ярдәм итәчәкләр. Моннан тыш, алар киләчәктә суд системасына карата ышанычны арттырырга ярдәм итәчәкләр, чөнки апелляция карары игътибарны судья гамәлләре дөреслегенә түгел, ә җинаять эше эчтәлегенә юнәлдерә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International